1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне

2019 елның 29 ноябре, җомга

1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне, агымдагы елда ул «Тукта ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Бу дата ел саен ВИЧ-инфекция турында искә төшерә, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә түземле булырга, ВИЧ белән яшәүче затларның дискриминациясенә юл куймаска чакыра.

            2019 елның 7 ноябренә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең барлыгы 24756 очрагы теркәлгән, шуларның 6635 үлгән, шул исәптән ВИЧ-инфекцияны йотыру аркасында-2110 кеше; 3987 ВИЧ-инфекцияле кеше республикадан читкә чыгарылган.

            ВИЧ белән яшәүче 14134 кеше диспансер исәбендә тора. Республика халкының ВИЧ-инфекция белән зарарлануы 0,3% тәшкил итә, бу Россия Федерациясе һәм Идел буе Федераль округы буенча күрсәткечтән 2 тапкыр түбәнрәк (0,6%).

            10 ай эчендә 2019 елда республикада ВИЧ белән яшәүче 879 кеше ачыкланган (100 мең кешегә авырулар саны күрсәткече – 23,6), бу 2018 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 11,4% ка кимрәк (100 мең кешегә 26,6).  ВИЧ-инфекция очраклары Татарстан Республикасының барлык районнарында теркәлгән, республика күрсәткеченнән артып китү очраклары Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Менделеевск, Кама Тамагы районнарында күзәтелә.

            Республикада ВИЧ-инфекциянең таралуының үзенчәлеге - урта һәм өлкән яшьтәге затларны эпидемиология процессына актив җәлеп ителүе, эшкә яраклы ВИЧ-инфекцияле халыкның чагыштырмача үсүе. Агымдагы елда яңадан ачыкланган ВИЧ-инфекциялеләр арасында 70% - 30-59 яшьлек кешеләр, ВИЧ - инфекциялеләрнең өчтән бере-хатын-кызлар арасында. ВИЧ эпидемиясен урта яшь төркеменә күчүнең сәбәбе - әлеге контингентның ВИЧ-инфекцияне профилактикалау юллары һәм методлары турында тиешле дәрәҗәдә хәбәрдар булмавы, үзеңә йогынуң куркынычын тиешенчә бәяләп бетермәү, ВИЧ-инфекциясенә карата кызыксыну булмау.

            Татарстан Республикасында 18-29 яшьлек яшүсмер затлар арасында ВИЧ-йоктыру очраклары теркәлүе дәвам итә. Яшьләр арасында ВИЧ-инфекцияне йоктыруның төп сәбәбе-наркотик препаратларны куллану һәм рисклы сексуаль мөнсәбәтләр. 

            ВИЧ-инфекциягә лаборатор тест кына вирусны үз вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

            ВИЧка тест узу тәртибен, түләүсез һәм (яки) аноним тикшерү башкара торган медицина оешмалары адресларында, халыкны планлы диспансерлаштыру кысаларында белергә була.

            «Республиканың СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге»  сайтында InfoSPID.ru һәм ышаныч телефоны буенча: (843)272-70-90 ВИЧка медицина тикшерүе узу буенча кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин.

            Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен кешене үзенең ВИЧ-статусы турында уйланырга һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл карарга, ел саен ВИЧ-инфекциягә ирекле тикшерү үтәргә чакыра.

            Кирәкле мәгълүматны шулай ук «СТОПВИЧСПИД.РФ» һәм o-spide.ru интернет-ресурслардан алырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International