Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары филиалы тарафыннан Яңа ел бәйрәме һәм кышкы каникуллар башлану алдынан, 2019 елның 2 декабреннән 20 декабренә кадәр Яңа ел бүләкләрен сайлаганда балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылды.
Халыктан шалтыратулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә, 08.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга 08.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр, түбәндәге телефоннар аша кабул ителәчәк: 9-30-83, 7-14-80, 9-34-40.