"Яңа ел шарлары" конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

2019 елның 16 декабрьендә МБУ “Төбәкне өйрәнү музее”нда !Яңа ел шарлары” бәйгесендә катнашучыларны тәбрикләү тантанасы булып узды. Бәйгедә 140тан артык эш каралып, “Креатив яңа ел чыршысы”, “Иң оригиналь чыршы шары”, “Яңа ел костюмы” исемле 3 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Биредә 5 яшьтэн 17 яшькәчә райондашлар катнашты. Ак барс банк, “Азнакайнефть” идарәсе, Ык буе территориаль идарәсе, аучылар һәм балыкчылар оешмасы, “Чатыртау” дәүләт табигый заказнигы  бу чаранын спонсоры булды. Оешмалардан килгән  вәкилләр шәхси үзләре җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ул МБУ “Төбәкне өйрәнү музее”да катнашучыларны тәбрикләде. Чара тантаналы рәвештә үтте. Азактан Кыш Бабай киләсе яңа ел бәйрәме белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International