«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә 2019 елның 20 декабрендә «Казан «Агросәнәгать паркы» АҖ территориясендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең төбәк бизнес-берләшмәләре вәкилләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен, шулай ук халык арасында табигый фермер продуктларын популярлаштыру максатларында чаралар уздыруны планлаштыра.
Әлеге чара кысаларында 9.30 сәгатьтә ваклап сату вәкилләре белән түгәрәк өстәл эше узачак.