2019 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин;
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә кар, урыны белән буран, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы көндез -6..-9. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.