Почта бүлеге:
31 декабрьдә шәһәр бүлекләренең эш көне 1 сәгатьтә кыскара.
1-2 гыйнвар – ял көннәре.
3 гыйнварда шәһәрдәге бүлекләр 9.00 дән -15.00 сәгатьткә кадәр эшли.
4 гыйнварда районның барлык бүлекчәләре дә эшли.
5 гыйнвар – ял көне.
6 гыйнвар – барлык бүлекләрнең эш көне.
7 гыйнвар –ял көне.
8 гыйнварда 9.00 дән 15.00 сәгатьткә кадәр шәһәр бүлекләре генә эшли.
Сәламәтлек саклау учреждениләре:
Районыбызның медицина учреждениеләрендә 31 декабрь, 1,2, 3, 4, 5, 7 гыйнвар көннәре рәсми рәвештә ял көннәре.
Азнакай һәм Актүбә медучреждениләрендә, авыллардагы амбулаторияләрдә 3-6 гыйнварда 8.00 дән 12.00 сәгатьләргә кадәр эш көннәре. Поликлиникада табиб-белгечләр кабул итә, лаборатория, патологоанатом хезмәтләре дә күрсәтелә.
Экстрен очраклар өчен табиб-администраторларның кизү торуы оештырыла.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында үзәк сырхауханәнең кабул итү бүлеге һәм ашыгыч ярдәм хезмәте тәүлек әйләнә эшләвен дәвам итә.