Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийларга хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән Татарстанга гадәттән тыш хәлләр аркасында китерелгән зыянны компенсацияләү өчен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән бәйле мөлкәт мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә иминият яклавын тәэмин иткән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен 120 млн. сум күләмендә акча юнәлдерү турында Карар кабул ителгән. Шулай итеп, чәчүлекләрне иминиятләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә федераль бюджеттан компенсация ала алачак.