2020 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә: күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана, бозлавык, төнлә һәм иртән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил.
2020 елның 10 гыйнварына
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Кар, юеш кар, төнлә бераз.
Урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-10.
Көндез максималь һава температурасы -2..-5.
Юлларда бозлавык.