Сак булыгыз! Никотинлы продуктлар!

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба – идарә) хәбәр иткәнчә, республика кулланучылар базарында. шул исәптән– балалар һәм яшьләр арасында Россия Федерациясендә тыелган, составында тәмәке никотин белән алыштырылган,  никотинлы продукциянең аналогы- снюс тарату һәм куллану очраклары ешайды.

Республикада 2019 елның 27 декабренә мондый продукцияне Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә кулланган балаларда  агулануның 3 очрагы теркәлде.

Әдеге продукция идентификацион билгеләре, куллану ысулы (чәйнәү, суыру) һәм чыгарылыш формасы (карамель, леденец, сагыз)    буенча, аның килеп чыгышын, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар булырга тиешле  азык продукциясенә кертелә. Әмма, никотин азык-төлек продукциясе түгел һәм аның составында булган никотинлы булмаган продукция куркынычсызлык таләпләренә туры килә алмый һәм әйләнештә дә булырга тиеш түгел.

Идарә тарафыннан югарыда күрсәтелгән продукцияне сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектларына планнан тыш тикшерүләр үткәрелә, ачыкланган фактлар буенча Россия Федерациясе законнарында каралган максималь катгый чаралар кулланыла, шул исәптән продукциягә арест салу, штраф санкцияләре һәм материалларны тиешле хокук саклау органнарына тапшыру.

Сыйфатсыз продукцияне сату фактлары турында мәгълүматны турыдан - туры Идарәнең территориаль бүлекләренә Азнакай шәһәрендә-Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлегенә, мондый продукцияне сатуны туктату максатында алга таба эшне оештыру өчен  8 (85592) 7-14-80, 9-30-83) телефоны  яисә «кайнар линия» телефоны буенча: (843) 272 80 33 (эш көннәрендә)  һәм 238 98 54 (ял һәм бәйрәм көннәрендә) хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International