Билгеләре -кешеләрдә грипп вирусы тудырган билгеләр: югары температура, ютәл, тамак авыртуы, борыннан су агу яки тыгылу, бөтен тәннең авыртуы, баш авырту, туңдыру һәм хәлсезләнү.
Грипп вирусы йоктырган кайбер кешеләрдә шулай ук эч китү һәм косу күзәтелә.
Грипптан соң өзлегүләргә дучар булу 65 яше тулган һәм аннан да өлкәнрәк затларга, 5 яшькә кадәрле балаларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулар белән җәфа чигүчеләргә (астма, диабет, йөрәк авырулары) һәм иммунитеты кимегән кешеләргә (мәсәлән, иммуносупрессор кабул итүчеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциясе йөртүчеләр) аеруча куркыныч тудыра.
Йөкле хатыннар әлеге йогышлы авыруга аеруча тиз бирешә дигән сүз түгел, ләкин булачак аналарда салкын тию яки грипп кебек респиратор авырулар еш кына авыррак һәм озаграк узучан була. Тын юллары инфекциясенең дә карында үсеп килүче бала яралгысына тискәре йогынтысы билгеләнә. Вирус ананы зарарлый, аның иммун системасын «җимерә», плацента аша карынга үтеп керә һәм бала яралгысына авыр тәэсир итә (үсеш аномалиясе, баланың туганда ук инфекцияле булуы, интоксикация һәм башкалар). Хатын-кызларда бала тудырганнан соңгы ялкынсыну авырулары да еш күзәтелә. Ана карынында ук инфекция алган балаларның физик һәм психик үсешендә тайпылышлар була. Үзвакытында дәвалану һәм табиб күзәтүе астында булу авыруның күп кенә авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу мөмкинлеге бирә.
Башка кешеләр белән бәйләнешкә кермәскә тырышыгыз
Авыру бер атнага яки аннан да озагракка сузылырга мөмкин. Медицина учреждениесенә барудан тыш урамга чыгып йөрмәү яхшырак булачак. Авыру билгеләре барлыкка килгәннән соң сез 7 көн буена башка кешеләр белән бәйләнешкә керүне киметергә, эшкә яки укырга барудан тыелып торырга тиешсез.
Әгәр Сез медицина ярдәме алу өчен өегездән чыккансыз икән, ул чагында маска киегез, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авыз-борынны кулъяулык белән каплагыз. Чир йоктырмас өчен башка кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Авыру кешенең чирен гриппның беренче билгеләре күренгән көннән алып 7 көн буена башка кешегә йоктыра алуы билгеле. Балалар, аеруча кече яшьтәгеләр йогышлы авыруны озаграк вакыт аралыгында да тараталар.
Дәвалау
Әгәр сездә грипп билгеләре барлыкка килсә, табибыгыз белән элемтәгә керегез яки медицина ярдәменә мөрәҗәгать итегез. Табиб сезгә грипп вирусына лаборатор тикшеренү үтәргә кирәк булу-булмавын әйтер яки махсус дәвалау билгеләр. Шуны да истә тотыгыз, грипп авыруы киң таралган чорда грипп вирусы барлыгына лаборатор тикшеренүнең кирәк булмавы да бар һәм табиб сезгә анализ тапшырырга кушмаска да мөмкин.
Йөкле хатынның аз гына кәефе китеп торса да, борчылырга урын бар. Бу очракта табибка күренү зарур, аны өйгә чакырсаң тагын да яхшырак. Үзлегегездән дәвалану белән шөгыльләнмәгез, антибиотикларны һәм бактериягә каршы препаратларны табиб билгеләргә тиеш.
Гриппның авыр формасы белән авыручыларны дәвалау өчен вируска каршы препаратлар кулланылырга мөмкин. Алар грипп вирусына каршы нәтиҗәле рецептур чаралар булып торалар һәм таблеткалар, сыеклыклар яки ингаляторлар формасында чыгарылалар. Әлеге препаратлар бары тик квалификацияле табиблар тарафыннан гына билгеләнергә тиешләр.
Куркыныч симптомнар
Авыргансыз икән, түбәндә саналган куркыныч симптомнарның кайсы да булса берсе сездә булса, кичектергесез медицина ярдәме чакыртырга кирәк.
Балалар авырган вакытта түбәндәге куркыныч симптомнар барлыкка килгәндә, кичектергесез медицина ярдәме чакыртырга кирәк:
· Зурлар авырган вакытта түбәндәге куркыныч симптомнар барлыкка килгәндә, кичектергесез медицина ярдәме чакыртырга кирәк:
Үзегезне, гаиләгезне һәм җәмгыятьне саклагыз