Үз торагын саклау-һәркемнең дә мөһим бурычы. Безнең республика территориясендә 2016 елдан алып 2019 елга кадәр төрле категорияләрдәге гражданнарның йортларын һәм фатирларын автоном янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итү буенча хәйрия акциясе уздырылды. Урнаштырылган янгын датчиклары үзләренең нәтиҗәлелеген берничә тапкыр күрсәттеләр. Соңгы 4 ел эчендә 25 очракта янгын чыгу нәтиҗәсендә йортларда яшәүчеләр янгын чыгу турында вакытында хәбәр алдылар – бу 67 кешенең гомерен саклап калды, шул исәптән 34 бала да бар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та гражданнарның торакларында автоном янгын белдерүчеләрен куллану тәҗрибәсен югары бәяләде.
Янгын сагы хезмәткәрләре торак фондта даими рәвештә профилактик эш алып баралар, якыннары турында да онытмыйлар, чөнки ут стихиясе йортка кайчан килергә кирәклеген уйлап тормый.
Һәр кешенең төп максаты-үз гаиләсен, якыннарын, шул исәптән утлы бәладән саклау. Үз йортын янгыннан саклау һәм үз-үзенә һәм якыннарына тормышны саклап калу ысулларының берсе булып, инде күп кешеләргә билгеле автоном янгын белдерүчесе тора.
24 янгын сүндерү бүлегендә үзләре үрнәк күрсәтеп якыннары турында кайгырту күрсәттеләр. Янгын сүндерү бүлеге җитәкчелеге, янгын инспекторлары һәм каравыл башлыклары үзләре һәм туганнары өчен, ә кемдер мәрхәмәтле күршеләргә янгын хәбәрчеләре сатып алган. Мәсәлән, бүлек башлыгы урынбасары Рафаэль Галиев үзенең күп балалы гаиләсенең фатирына хәбәрчеләр урнаштырган. Ә янгын инспекциясе хезмәткәрләре Айгөл Сәйфуллина һәм Алсу Сәмигуллина, шәхси торак секторның зур куркыныч булуын истә тотып, авылда яшәүче әти-әниләренә файдалы бүләкләр тапшырдылар.