Азнакай янгын сүндерүчеләре Татарстан Республикасының янгын-коткару бүлекчәләре арасында иң яхшыларның берсе дип танылды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Азнакай янгын сүндерүчеләре Татарстан Республикасының янгын-коткару бүлекчәләре арасында иң яхшыларның берсе дип танылды

    87 янгын-коткару бүлеге Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе Татарстан Республикасы буенча җитәкчелеге тарафыннан 2019 елда янгын сүндерүне оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү өлкәсендә һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган янгын-коткару бүлекчәләре арасында лидерлар өчлегенә керде.

    Азнакай янгын сүндерүчеләре беренче тапкыр гына үзләренең авыр, әмма бик мөһим эшләрен яхшы башкаруларын расламыйлар. 2017 елда азнакайлылар Татарстан янгын сүндерүчеләре арасында икенче урынны яулаганнар иде, 2018 елда өченче урынга чыктылар. Безнең егетләр өченче ел рәттән беренче өчлек арасында!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International