Татарстан Республикасында АТК Аппараты тарафыннан 2019 елда терроризмны профилактикалау буенча муниципаль комиссияләрнең эшенә йомгак ясалды.
Тулаем алганда, аны оештыру дәрәҗәсен күтәрүнең, кайбер сыйфат күрсәткечләрен яхшыртуның уңай динамикасы билгеләп үтелде. Ел дәвамында гражданнарны террорчылык янауларыннан саклау буенча нәтиҗәле координацияләүче функцияне гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекләр АТКАЛАРЫНЫҢ саны артты.
Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Чистай муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре АТК бурычларын аеруча нәтиҗәле хәл итәләр.
Терроризмга каршы тору эшенә шәхси өлеш керткән, шул ук вакытта үз-үзләрен аямыйча күрсәткән, инициативалы һәм иҗади якын килгән өчен Татарстан Республикасында АТК грамоталары белән бүләкләү турында Карар кабул ителде:
- Азнакай муниципаль районы АТК рәисе;
- Азнакай муниципаль районы АТК секретаре;
- Балтач муниципаль районы АТК рәисе;
- Балтач муниципаль районы АТК секретаре;
Зәй муниципаль районы АТК рәисе;
- Зәй муниципаль районы АТК секретаре.