Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 3 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле җил көтелә: көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр, буран һәм бозлавык, юлларда көчле бозлавык.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы. Төнлә кар, юеш кар. Иртән һәм көндез кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, 9-14, урыны белән көчәйгәндә 17-22 м/с кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -1..-6°. Көндез максималь һава температурасы -1..+3°. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.