Кыр хәбәрләре: Азнакай районында уракта эшләүче комбайнчыларны бүләкләделәр

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

«Азнакай» агрофирмасы базасында 2020 ел уңышын җыюда эшләүче Азнакай районы комбайнчыларын бүләкләделәр. Чарада район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, район Ветераннар советы рәисе Миргасыйм Кәримов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рамил Исламов, «Азнакай» агрофирмасының «Урманай» җитештерү комплексы идарәчесе Айрат Хәррасов һәм «Агрокөч» АҖенең әйдәп баручы агрономы Хәлил Шәмсимөхәммәтов катнашты.

Комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә  акчалата премияләрне Азнакай районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов тапшырды.

 Сертификатларны комбайнчылар Салават Мөхәммәтов, Илмир Минһаҗев, Денис Загретдинов, Ленар Әхмәтов, Расыйх Фазлыев һәм Илгизәр Ганиев алды. Премияләр комбайнчылар ярдәмчеләре Альберт Гайнетдиновка, Айнур Әхмәтовка, Александр Сафареевка, Азат Гыйльфановка, Рамил Хәниевка һәм Нәфис Мәүлетовка тапшырылды. Хуҗалык шоферы Радик Вильданов та бүләксез калмады.

Агросәнәгать комплексында эшләүче, җитди азык-төлек бурычларын тәэмин итүче кешеләргә игътибар бирү аеруча мөһим. Урып-җыю кампаниясендә комбайнчылардан бик күп нәрсә тора һәм аларны хезмәт нәтиҗәләре белән кызыксындыру  эш сыйфатын шактый арттыра.

 Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив белешмәләреннән күренгәнчә, районда ашлык 5,78 мең га мәйданда җыелган, 26,9 мең ашлык суктырылган, уңыш бер гектардан уртача     46,7 центнер чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International