Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара форумы турында хәбәр итәбез. Бу истәлекле вакыйга Казан шәһәрендә виртуаль форматта, 2020 елның 21-24 сентябрендә узачак.

4 август 2020 ел., сишәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара форумы турында хәбәр итәбез. Бу истәлекле вакыйга Казан шәһәрендә виртуаль форматта, 2020 елның 21-24 сентябрендә узачак.

Яңа онлайн формат ярдәмендә Форум аудиторияләрне киңәйтергә, килүчеләр санын 5-10 мең кешегә кадәр арттырырга, Европа һәм Көнчыгыш илләренең изоляцияләнгән фәнни һәм бизнес бергәлекләрен берләштерергә мөмкин.

Форум Казанда нигезләнәчәк. Дөнья җәмәгатьчелегенең фәнни, эшлекле һәм мәдәни даирәләрендә башкала хәзерге Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе буларак, югары технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү, инвестицияләр рентабельлеген тәэмин итү, заманча эре производстволар ачу, акыллы мобильлекнең комплекслы проектларын булдыру һәм алга этәрү буенча ышанычлы һәм мөстәкыйль партнер буларак карала.

Кызыксынган очракта, сайтта теркәлеп, әлеге форумда катнашуыгызны раславыгызны сорыйбыз: https://kazandigitalweek.com/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International