Сан алуда кулланылган планшетларда туплаган мәгълүматлар сакланган каналлар аша бердәм системада тупланачак. Моның өчен махсус BI-платформалар төзелә. Җыелган, эшкәртелгән мәгълүматларны шулай бер урында саклау Росстатның төрле яклы санлы статистикага алган курсының дәвамы булып тора.
Бу исә белгечләргә реаль режимдагы сан алуның барлык вак-төяк детальләре белән берлектә әзерлеген, барышын, йомгагын күзәтеп тору мөмкинлеге бирә. Уңайлы булсынга барлык мәгълүмат 3 модульгә бүленә.
Беренчесендә – адреслар исемлеге, сан алучыларны җыю, өйрәтү, участоклар өчен бина билгеләү, җиһазлар булдыру. Икенче модуль халык турында белешмәләр җыюны контрольдә тотуда мөһим инструмент. Ә инде өченче модуль тупланган мәгълүматларны эшкәртү һәм анализлау процессын кузаллау өчен кирәк.
Шул рәвешле, илебез, төбәкләр, шәһәрләр, торак пунктлар турында тулаем статистик мәгълуматлар дәүләт органнарына гына түгел, ә илебездә яшәүче һәркем өчен ачык булачак.