Салым түләүләре - социаль түләүләрнең төп чыганагы

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Региональ дәүләт хезмәтләрен алганда барлыкка килгән сорауларга бәйле рәвештә  Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче номерлы Федераль Салым хезмәте инспекциясе түбәндәге мәгълүматны җиткерә.

Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә һәркем законлы билгеләнгән салымнар һәм җыемнар түләргә тиеш. Салымнар дәүләт яшәеше өчен кирәкле шарт булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы булып тора. Салым түләүләренең күпчелеге бюджет финанславы рәвешендә  җәмгыятькә кире кайтарыла, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.

2020 ел ахырында Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә, региональ дәүләт хезмәтләре, гражданнарга социаль ярдәм чараларын да кертеп, Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәдәге бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурыч булмаганда гына күрсәтелә.

Социаль түләүләрне гамәлгә ашыручы органнарның бурычы турындагы мәгълүматны салым органнарыннан, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын кулланып, электрон рәвештә (СМЭВ) конкрет суммаларны күрсәтмичә алалар. Теләсә нинди минималь сумма да бурыч булып санала.

Салым органнарыннан бурыч барлыгы турында беренчел мәгълүмат алганнан соң социаль түләүләр алучыларга түләүләрне туктатып тору турында хәбәрнамәләр җибәрелә.

Хәбәрнамә алганнан соң 90 көн эчендә булган бурычны түләгән очракта социаль түләүләр бирүне яңарту турында карар кабул ителә, шул ук вакытта түләүләр аларны бирүне туктаткан айлар өчен дә башкарыла.

  •  

Гражданнарның салым бурычлары, еш кына, РФ Салым кодексында билгеләнгән вакытта исәпләп чыгарылган салым түләнмәгән очракта барлыкка килә. Бу очракта, билгеләнгән вакыттан соң икенче көннән башлап, мондый салым бурыч (недоимка) статусын ала һәм аңа  һәр календарь көн өчен, түләү бурычын үтәү көненә кадәр пенялар исәпләнә.

  • Гражданнар өчен пеня процент ставкасы Россия Федерациясе Үзәк банкын рефинанслау ставкасының бу вакытта гамәлдә булган  өч йөздән бер ставкасына тигез итеп кабул ителә (хәзерге вакытта ул 4,25% ка тигез).

Исәпләү тәртибен исәпкә алып, салымнар буенча недоимка булган очракта, салымнар буенча недоимка, шулай ук югарыда китерелгән пеняны исәпләү методикасыннан чыгып исәпләнгән пеня суммасын түләргә кирәк.

Шәхси эшмәкәрләряисә кайчандыр шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләннгән гражданнарның салым бурычы составына шулай ук салым салу системасының кулланыла торган (кулланылган) индивидуаль эшкуар буларак түләнелә торган салымнар, пенялар, штрафлар, процентлар буенча бурычы да керә: НДС, НДФЛ, ЕНВД, ЕСХН, УСН яки ПСН, шулай ук бюджеттан тыш фондларга иминият кертемнәре буенча.

Оешма җитәкчесе статусына ия булган физик затлар өчен административ хокук бозу өчен түләнмәгән салымнар өчен штраф салынырга мөмкин.

Салым бурычлары турында тулы белешмәләр салым органнары тарафыннан бирелгән салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, штрафлар, процентлар буенча исәпләүләрнең торышы турындагы белешмәдә күрергә була, аны барыннан да тизрәк электрон рәвештә, Россия ФНС сайтында шәхси кабинеттан запрос җибәреп («Жизненные ситуации/Запрос справки о состоянии расчетов» бүлеге) алырга мөмкин. Белешмәне кәгазьдә яшәү урыны буенча (теркәлү урыны) буенча инспекциядә алырга була. 

Гражданнарга уңайлы булсын өчен салым органнарында бурыч турында мәгълүмат алуның экстерриториаль принцибы гамәлгә ашырылды - бурыч түләүгә квитанцияне Татарстан Республикасында теләсә кайсы салым органында алырга мөмкин (Татарстан Республикасы буенча 18 нче һәм 20 нче районара Федераль салым хезмәте инспекциясеннән тыш).

Салымнар буенча бурычларны түләргә мөмкин:

- Россия Федераль салым хезмәте сайты сервислары аша онлайн режимда (ФЗ һәм ИП шәхси кабинетта, «Уплата налогов и пошлин» сервисы) һәм аларның мобиль кушымталары; дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында;

- бурычларны түләү өчен түләү документын алгач, банк, Россия Почтасы, түләү терминаллары һ.б. аша.

Түләүләр турында мәгълүмат салым органнарына түләгәннән соң 3 эш көне эчендә керә. Шул ук вакытта түләү көне дип банкка салым түләүченең счетыннан акча күчерүгә йөкләмә бирү яки физик зат тарафыннан банкка РФ бюджет системасына күчерү өчен акча кертү көне санала.

 

 

Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара

Федераль Салым хезмәте инспекциясе

салым түләүчеләр белән эш бүлеге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International