Азнакай районының чисталыгы һәрберебездән башлана!

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

♻️ Азнакай районында чупне әрҗәләргә ничек салырга һәм штрафлардан ничек котылырга?

Яз җитү белән без традицион рәвештә йортлар һәм бакча участокларын тәртипкә китерәбез. Районыбыз чиста булсын өчен, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерик.

⚠️ ТКО әрҗәләренә һәм контейнер мәйданчыкларына салырга ЯРАМАГАН әйберләр:

1. 🌿 Үсемлек калдыклары: ботаклар, агач кисәкләре, яфраклар, чабылган үлән.
2. 🧱 Төзелеш калдыклары: кирпеч, бетон блоклар, такталар, түбә калдыклары һ.б. (хәзерге ремонт вакытындагы вак калдыклардан тыш).
3. ⚠️ Куркыныч калдыклар: батарейкалар, аккумуляторлар, терекөмешле лампалар, медицина калдыклары.

⚡️Кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган:

· гражданнар өчен — 2 000 сумнан штраф
· юридик затлар өчен — 200 000 сумнан штраф

Ничек дөрес утилизацияләргә?

· 🌿 Үсемлек калдыкларын — яндырырга (янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап) яки компостларга.
· 🧱 Төзелеш калдыклары — лицензияле оешма белән чыгару договоры төзергә.

🛋 Эре әйберләр (иске диван, суыткыч, велосипед, кулэмле чуп калдыклары):

· Махсус КГО мәйданчыгы булса — шунда куярга.
· Булмаса, контейнер янына җыештырып куярга һәм региональ операторга чыгарга.

📞 Азнакай районы буенча региональ операторның контактлары:

· 📱 +7 960 081 20 85
· ☎️ +7 (85592) 7-13-84 (ТКО чыгаруны оештыру буенча диспетчер)
· 📞 8 906 113 50 57 (юридик затлар өчен сораулар буенча)
· 📧 souz.azn@yandex.ru

✨ Азнакай районының чисталыгы һәрберебездән башлана!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International