Язның беренче аенда Азнакай нефтьчеләре эчке аудит кысаларына кергән нефть һәм газ чыгару һәм әзерләү объектларында электр челтәрләренең һәм электр корылмаларының янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар үткәрде. Рейдларның максаты, янгын куркынычы булган нефть объектларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү иде. Янгынга каршы тикшерүгә «Азнакайнефть» идарәсе объектларына янгын-профилактик хезмәт күрсәтүче 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге белгечләре дә җәлеп ителде. Профилактик рейдлар берьюлы берничә юнәлеш буенча үткәрелде-инспектор төркемнәре мөмкин булган кадәр объектларның санын, шул исәптән резервуар паркларның да, нефть суырту насосларының да, төрле ярдәмче-көнкүреш биналарының да тикшерү белән колачлады. Рейдлар белән бер үк вакытта сәнәгать цехлары персоналына һәм электр җиһазлары белән эшләгәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында инструктаж үткәрелде. Үткәрелгән чаралар нефть чыгару объектларының авариясез эшенә нигез булырга тиеш.
24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте