Азнакайның 21нче Сандугач балалар бакчасында "Татар малае, татар кызы" конкурсына йомгак ясалды"
Инде хәбәр ителгәнчә, "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы инициативасы белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында оештырылган бәйге Азнакайның 21 нче "Сандугач"балалар бакчасы базасында үткәрелде. Анда 22 конкурсант катнашты.