Азнакай шәһәре Башкарма комитетының яңа җитәкчесе билгеләнде

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Утырышны район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Ике кандидатура арасыннан депутатлар бертавыштан Эльвира Әнвәр улы Габдрахмановны сайладылар.

Эльвира Габдрахманов 1986 елда Мәсгут авылында туа. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган, югары уку йортларында белем күтәрү курслары үткән. Хезмәт юлын Кәкре Елга урта мәктәбендә география укытучысы булып башлаган. 2015 елдан – Мәсгут авыл җирлеге башлыгы. Өйләнгән, хатыны белән кызы һәм улы бар.

- Намуслы хезмәте, кешеләргә игътибарлы булуы белән Мәсгут халкының ихтирамын яулады Эльвира Әнвәр улы. Аңа яңа эш урынында да уңышлар телибез, - диде Марсель Шәйдуллин.

Шулай ук депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре дә үзләренең изге теләкләрен һәм ярдәмнәрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International