Хөрмәтле эшмәкәрләр! Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе белән берлектә республика эшкуарларын электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләргә өйрәтү эше алып барыла.
2021 елның 23 апрелендә 12: 00 сәгатьтә «Wildberries» үз бизнесыңны ничек төзергә " (алга таба – Вебинар) вебинары планлаштырылган. Вебинар Wildberries электрон сәүдә мәйданчыгында үз продукциясен сату белән кызыксынган эшкуарларга юнәлдерелгән.
Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1612169/