14 апрель көнне Азнакай муниципаль районың "Мәдәни үзәк" белгечләре Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган дуслык һәм татулык дәресе үткәрделәр. Укучыларга тынычлык, дуслык, төрле милләт кешеләре арасында татулык , дустанә мөнәсәбәтләр мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар республика халкының милли составы, Татарстанда тату яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар.