Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә Тикшерү идарәсенең территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсе белән тоташу барышында видеоэлемтә режимында турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.


Сәрия Сабурская һәм Валерий Липскийга мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Тикшерү идарәсенең территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсенә яки Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International