Ел саен 26 апрельдә район җитәкчеләре, ветераннар, мәктәп укучылары Тукай һәйкәле янында җыела. Бөек татар шагыйренең туган көнен быел да тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.
"Габдулла Тукайның тууына 135 ел – зур юбилей. Без барыбыз да аның шигырьләрендә үстек. Мондый чаралар бүген барлык мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында уза. Безнең барыбызга да туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, аларның кадерен белү мөһим", - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Бәйрәм шагыйрьнең балачагын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, җырлар, каләм әһелләренең чыгышлары яңгырады. Аннары азнакайлылар Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Тулырак мәгълүмат: http://aznakaevo-rt.ru/news/kultura/aznakaevtsy-vozlozhili-tsvety-k-pamyatniku-tukayu