25 май көнне Азнакай муниципаль районының Тарсус паркында 7 нче ТОС һәм 8 нче ТОС белән берлектә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Без барыбыз да тату балалар» дип исемләнгән спорт-уен программасы үткәрелде. Чарада 6 нчы мәктәп һәм гимназия укучылары катнашты.
Балалар барлык конкурсларда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар, биеделәр, төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында табышмаклар чиштеләр. Балаларга бигрәк тә «Юрта» башкорт уены, «Сукыр тэкэ» татар уены, «Алтын капкалар»рус уены ошады.
Катнашучылар үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен, халык традицияләре турында белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, әлбәттә, дуслык җиңде! Чараның ахырында балаларга 7 нче ТОС җитәкчеләре - Мөнирә Җәмгетдин кызы Абдулвәлиева, 8 нче ТОС җитәкчесе Гәүһәрә Лотфулла кызы Мөгтәсимовадан татлы бүләкләр тапшыру булды.