Азнакай муниципаль районы эшкуарлар Советы республика конкурсында җиңүче булды

2021 елның 28 мае, җомга

Азнакай муниципаль районы эшкуарлар советы «Татарстан муниципаль районнарында иң яхшы эшкуарлар Советы» республика конкурсында «хуҗалык итүнең һәм кооперациянең кече рәвешләрен үстерүдә хакимият белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен»номинациясендә җиңүче булды.

Конкурс Татарстан кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе тарафыннан икенче ел рәттән республиканың Иҗтимагый палатасы ярдәме белән үткәрелә. Анда 24 муниципалитет катнашты.

Азнакай муниципаль районында 352 кече һәм урта бизнес оешмасы, 1083 шәхси эшмәкәр, 90 фермер һәм 1500 дән артык үзмәшгуль граждан үз эшчәнлекләрен алып бара.

"Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Бүген үз эшен ачарга теләүчеләр өчен күп мөмкинлекләр бар, дәүләт һәм район хакимияте тарафыннан ярдәм күрсәтелә", - ди район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров.

Азнакайда 5 сәнәгать мәйданчыгы эшли. Шәһәр һәм район Советлары депутатлары карары белән әлеге сәнәгать мәйданчыклары җир салымыннан һәм аренда түләвеннән 5 елга азат ителгән. 2021 елның 23 апрелендә кабул ителгән ТР Законы нигезендә аккредитацияләнгән мәйданчыкларның резидентлары 10 елга транспорт һәм милек салымнарыннан азат ителә. Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкалары киметелде. Электр энергиясенә чыгымнарны субсидияләү турында да сөйләшүләр бара.

"Районның алга таба үсеше урта һәм кече эшмәкәрлеккә юнәлдерелгән. Үз эшен башлап җибәрүче сәнәгать мәйданчыклары-иң отышлы вариант. Без җитештерү белән шөгыльләнергә теләүчеләрне көтәбез. Бәхет артыннан еракка барырга кирәкми, беркайда да киң таралган объятияләр белән көтеп тормыйлар. Туган ягымда яшәргә һәм эшләргә кирәк. Форсаттан файдаланып, эшкуарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телим», - ди Әнвәр Җиһангиров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International