24 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре яшь гражданнар белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләште.

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

ГАҖ «Татнефть» «Березка-1» сәламәтләндерү үзәгендә 24 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре җәйге каникуллар вакытында балалар иминлеге мәсьәләләре буенча дәрес үткәрделәр.

Хезмәткәрләр һәм лагерьның эш белән тәэмин итүче персоналы өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде, шулай ук хезмәт күрсәтүче персоналның янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә гамәлләргә әзерлеге тикшерелде.

«Березка»да ял итүчеләр белән әңгәмәдә янгын чыккан вакытта үз-үзләрен тотыш кебек мөһим темаларга кагылдылар. Инженер Гөлназ Кәримова аңлатуынча, аларда булган индивидуаль самоспасатель белән ничек файдаланырга, алар ярдәмендә янган бинада балаларга эвакуацияләнергә ярдәм итәргә, шулай ук, өйдә яки мәктәптә янгын чыккан очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләп, балалар алдында чыгыш ясады, балаларга шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртте.

Шулай ук кул астындагы чаралары ярдэмендэ ут белән ничек көрәшергә мөмкин икәнлеге турында да сүз чыкты. Әңгәмәдән соң балаларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм янгын сүндерү җайланмасы белән ничек файдаланырга икәнлеге турында өйрәтүче мультфильмнар күрсәтелде. Балалар хикәяне кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр һәм аларның барысына да җаваплар алдылар.

Дәрестән соң янгын сүндерүчеләр һәм балалар бер-берсенә изге теләкләрен җиткерделәр, ә иң мөһиме - ешрак очрашырга сүз куештылар, тик янгында түгел!

24 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International