Азнакай шәһәре политехника уку йортында янгынга каршы торучан өйрәнүләр булып узды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Азнакай шәһәре янгын сүндерү һәм коткару горнизоны политехника уку йортында шартлы уйланылган янгынны сүндерү бенча күнекмәләр үткәреп җибәрде. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга каршы янгын сүндерүчеләр, әлеге бинада, янгынга каршы һәм аның тармагында калган кешеләрне коткару буенча күнекмәләр үтте.       Уйдырма буенча янгын бинаның 1 этажында булды. Иң беренчеләрдән булып әлеге янгын урынына 87 нче янгын сүндерү бүлеге кизү торган караулы килеп җитте, аларга чак кына соңрак 24 нче янгын сүндерү янгын сүндерү бүлеге дә кушылды.          Радиолгыч аша кыскача киңәшләшеп, коткаручылар тиз арада эшкә кереште. Коткаручыларның бер төркеме һава сулагыч киеп кешеләрне эзләргә, аларга ярдәм итәргә ашыкты, икенче төркем янгынны сүндерү буенча эш башкарды. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне алып чыгып беренче ярдәм күрсәтелде. Ниһаять, берничә минуттан радиоалгыч аша янгынны сүндердек һәм кешеләргә куркыныч янамый дигән хәбәр килеп иреште.  

Азнакай янгын сүндерүчеләре әлеге янгынны уңышлы гына җиңеп, үзләренә тагын бер кат тәҗрибә тупладылар. Бергә, бердәм эшләнгән янгын сүндерүчеләрнең эшләре янгынга бер өметтә калдырмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International