ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Бәла-каза ишек шакып түгел, көтмәгәндә килә. 18 май көнне иртәнге 8.00 дә Әлкәй авылындагы торак йортта электр челтәренең төзексезлеге сәбәпле ут чыккан. Гаиләдә иң өлкәне Минзия апа Шәйхулова, урам яктан тәрәзәне ватып кереп улы Динарга, оныкларына чыгарга булышкан. Өй тулысынча янып беткән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Спиртлы продукцияләрне законсыз сату очракларына юлыксагыз яки бу мәсьәләгә бәйле сорауларыгыз туса, фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, Татарстандагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына (https://uslugi.tatarstan.ru.) кереп, бу хакта хәбәрләрегезне калдыра аласыз. Нигезле дип табылган хәбәрләр өчен матди кызыксындыру каралган булуы хакында да онытмагыз. Бу түләү 1 мең сумнан алып, 3 мең сумга кадәр тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International