Тиздән Азнакайда үзенең томографы эшли башлаячак

2021 елның 26 ноябре, җомга

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин томография бинасында ремонт эшләренең барышы белән танышты.

- Инвестор ярдәме белән районга 40 млн.сумлык заманча, яңа томограф килде. Бу бик кирәк иде, чөнки Азнакайлылар башка шәһәрләргә тикшеренүгә барырга мәҗбүр булдылар. Хәзерге вакытта бинада җиһазларны монтажлау, ремонт эшләре тәмамланып килә. Инвесторга, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына, подрядчыларга зур рәхмәт, – диде Марсель Шәйдуллин.

Атна-ун көн дәвамында бинаны пациентларны кабул итүгә әзерләргә планлаштыралар. - Районда томограф булу-диагностикада зур алгарыш, - дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Шиһапов.

- Киләчәктә күп профильле үзәк ачу планында бар. Пациентларга исә без үз вакытында диспансерлаштыруны үтәргә, профилактик чаралар күрергә, авыруны җибәрмәскә киңәш итәбез. Марсель Шәйдуллин, районда коронавирус белән авыручылар санының шактый югары булуын ассызыклап, азнакайлыларны үз сәламәтлегеңне сакларга, прививкалар ясарга чакырды.

Источник

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International