Азнакай районы муниципаль хезмәткәрләре республика Спартакиадасында икенче урынны алдылар

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

бүген Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасының финал уеннары узды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча азнакайлылар, Казан командасына гына калышып, икенче урынны яуладылар.
Билгеле булганча, бу ярышларда республика шәһәрләре һәм районнары өч категориядә ярыша. Азнакай командасы республиканың 14 зур шәһәрен үз эченә алган төркемдә чыгыш ясый. 
Аерым алганда, быел Азнакай командасы бадминтон һәм волейбол ярышларында (хатын-кызлар командасы) пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Чаңгы, теннис, шахмат, җиңел атлетика һәм волейбол ярышларында ир-атлар арасында азнакайлылар көмеш медальләр яулады. Футбол буенча безнең команда өченче урынны алды.
Спартакиадада Азнакайдан район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә бүлек җитәкчеләре, белгечләр һәм кайбер авыл җирлекләре башлыклары составындагы команда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International