"Һөнәре буенча иң яхшы»һөнәри осталык конкурсы

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 15 гыйнварында шәһәрнең политехника техникумы базасында «Һөнәре буенча иң яхшы"һөнәри осталык конкурсының чираттагы этабы узды. Бу юлы жюри "электр белән эретеп ябыштыручы" дисциплинасында җиңүчеләрне билгеләде.

“Хезмәт базарында эшче көчләргә ихтыяҗ зур. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эретеп ябыштыручылар, токарьлар, слесарьлар, шоферлар, механизаторлар кирәк. Бүгенге конкурс нәкъ менә эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән", - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Конкурста төрле предприятиеләрдән 14 конкурсант катнашты. Алар теориядә һәм практикада үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Җиңүчеләрне котлыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International