Россия Хатын-кызлар берлегенең "Россия хәрбиенә бүләк" акциясе

2022 елның 27 марты, якшәмбе

Барлык Азнакай халкына Россия Хатын-кызлар берлегенең "Россия хәрбиенә бүләк" акциясендә һәм Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм.
Азнакайлылар, җитәкчеләр һәм депутатлар, предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары, эшмәкәрләр һәм иҗтимагый совет, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаиләләре, Халыклар дуслыгы йорты, ТОС лар рәисләре, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, дин әһелләребез, район хакимияте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, бюджет өлкәсенең хезмәт коллективлары, балалар һәм яшьләребез...-беркем дә бу изге эштән читтә калмады. Дүрт көн эчендә ике тоннадан артык азык-төлек һәм кирәк-ярак җыелды. Хатын-кызларыбыз, әниләр, сеңелләр үзләренең җан җылысын биреп әйберләрне җыю пунктында иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйды.
Барыбыз бердәм булып без дөньяга тагын бер кат илебез халкының башкалар кайгысына битараф түгеллеген, дуслык-туганлыкның олы көчкә ия булуын күрсәттек. Гуманитар ярдәм күрсәтү акциясендә катнашу - без нибары шуны гына эшли алабыз. Моны аңлап, бик азнакайлылар әлеге чакыруны шунда ук хуплап алдылар. Бу патриотлык һәм миһербанлыкың чын үрнәге. Без авыр хәлдә калган тугандаш халыкларны беркайчан да ташламыйбыз. Ә бит иң мөһиме - кайсы гына чорда да Кеше булып калу.
28 март көнне Азнакай җирендә җыелган гуманитар ярдәм Казандагы төбәк пугктына җибәреләчәк.


Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International