Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты «Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләре җитештергән продукцияне Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсе территориясендә тәкъдим итү һәм сату мөмкинлеге турында мөрәҗәгате турында хәбәр итә.
Мәгълүмат алу өчен «Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасына түбәндәге номерларга шалтыратырга +7(812)323-12-27, +7(812) 323-61-39 яки info@tatarspb.tu электрон почтасына язып җибәрергә мөмкин.