Ялда балаларда эчәк инфекцияләрен профилактикалау

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Җәйге вакыт – ял йортларына бару өчен менә дигән вакыт. Бигрәк тә диңгез курортлары файда китерә, анда өлкәннәр генә түгел, балалар да сәламәтлекләрен арттыралар. Чиста һава, тозлы диңгез суы организмга яхшы йогынты ясый.

         Тик сәфәр кылыр алдыннан үзеңне төрле авырулардан саклау яхшырак, чөнки яңа климатка һәм суга җайлашу һәрвакытта да уңай узмый. Шулай итеп, диңгезгә барыр алдыннан эчәк инфекцияләрен профилактикалау һәр кеше өчен мөһим чара булып тора.

         Җәй - сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимеш аркасында иммун системасын күтәрер вакыт. Тик нәкъ менә шул чорда организм төрле эчәк инфекцияләренә аеруча дучар була. Җәйге продуктларны куллану ашказаны өчен бөтенләй гадәти түгел. Бу ашказаны согының кислотасының түбәнәюенә китерэә, ә ул организмда саклык функциясен башкара. Шуңа күрә диңгез пляжларында азык-төлек сатып алудан тыелырга кирәк.

         Эчәк инфекциясен ничек булдырмаска? Күбрәк эчәк инфекцияләренә балалар дучар булуга карамастан, өлкәннәрнедә бу чирне зарарлый. Әгәр дә ата-аналар үз балаларын саклап кала алсалар, алар үзләредә шулай ук зараланудан сакланачаклар. Чөнки барысы бергә авыруны профилактикалау чаралары күреләчәк. Моның өчен түбәндәге чараларны үтәргә кирәк: кулларны азык кулланыр алдыннан, диңгездә коенганнан соң, ярда уйнаганнан соң, кешеләр күп булган урыннарда булганнансоң юарга кирәк; балага экзотик ризыклар, шулай ук шикле азык бирмәскә; чиста су гына эчәргә, кибетләрдән шешәле су сатып алырга, бала өчен өйдән гадәти суны алырга; пляжда, урамда һәм шикле сату урыннырыннан ризык сатып алудан тыелырга, шулай ук берничә көн алдан табиб белән киңәшләшеп, медикаментоз препаратлар белән профилактик курсын башларга кирәк. Шуны да онытмаска кирәк, ялга барганда гына түгел, юлда да уяулыкны күрсәтергә кирәк. Әлеге барлык әйтелгән кагыйдәләрне үтәү бөтен гаиләне эчәк инфекцияләре барлыкка килүдән саклап кала алачак һәм ял тулы күләмдә узачак. Авыру барлыкка килүгә бераз шикләнгән очракта, дәвалану белән мөстәкыйль шөгыльләнмәскә кирәк. Белгечкә мөмкин кадәр тизрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул төгәл диагноз куеп нәтиҗәле дәвалау билгеләү өчен.

         Бала белән диңгезгә ял итү гаилә өчен онытылмаслык вакыйга була ала. Әйдәгез, аны үзебез һәм балаларыбыз өчен максималь куркынычсыз итәргә тырышыйк.

         Профилактика белән шөгыльләнү дәвалауга караганда җиңелрәк. Без юлда очраган көтелмәгән кыенлыкларны һәрвакыт күз алдына да китерә алмыйбыз, әмма югарыда китерелгән куркынычсызлык кагыйдәләрен һәр өлкән ата-ана үти ала.

 

 

Әлмәт районының “Гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International