Хөрмәтле районыбыз һәм шәһәребез мөселманнары!

2022 елның 9 июле, шимбә

Сезнең барчагызны да ислам диненең иң олуг бәйрәме – Корбан гаете белән ихластан котлыйм!

Корбан гаете, ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Безнең республикада, шул исәптән районыбызда да төрле конфессияләр вәкилләре арасында татулык яшәп килә. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын, яхшы эшләргә, изгелек кылуга рухландырсын.

Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга – бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, туган җиребезне тагын да ямьлерәк итүдә көч-куәт һәм илһам бирсен, кылган догаларыбыз кабул булсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим. Киләчәк елларда да бары тик яхшыга юнәлдерелгән эшләрне дәвамларга булсын.

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International