Дуңгыз чумасы вирусының турында

2022 елның 12 августы, җомга

Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә африка дуңгыз чумасы вирусының таралуы шактый киң колач алды. Барлык яңа төбәкләр әлеге инфекция буенча имин булмаган дип игълан ителә. Учаклар кыргый кабаннар арасында да, йорт дуңгызлары арасында да теркәлә. Бүгенге көндә әлеге инфекциянең актив учаклары Әстерхан, Иваново, Калининград, Кострома, Ростов, Смоленск, Тверь, Ярославль, Волгоград, Вологда өлкәләрендә, Ставрополь краенда, Төньяк Осетия Республикасында теркәлә.

Вирус Татарстан Республикасына да килде. Бүгенге көндә Спас, Югары Ослан, Мамадыш районнарында африка дуңгыз чумасы очраклары ачыкланды.

 Ветеринария кагыйдәләре буенча, АЧС учагын бетергәндә 5 километр радиус тирәлегендә дуңгызлар һәм дуңгызчылык продукциясен тулысынча юк ителә. Моннан тыш, 100 км радиуста (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Чистай, Алабуга районнары) инфекция таралу куркынычы бар, анда шулай ук түбәндәге катгый чикләүләр кертелә:

- тере дуңгызларны сату;

- сәнәгый булмаган дуңгызчылык продукциясен сату;

- халыктан дуңгызлар сатып алу;

- ирекле йөрүче дуңгызларны, шул исәптән түбә астындагы дуңгызларны ябык типтагы режимга тотуны тәэмин итәргә;

- сәнәгый булмаган тере дуңгызларны, дуңгызчылык продукциясен чыгару.

Бүген безнең бурыч - уртак көч белән Азнакай районы территориясендә инфекцияне булдырмау. Азнакай районы территориясенә АЧС вирусын булдырмас өчен түбәндәгелшрне эшләү заррур:

- шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызлар санын ел әйләнәсе ябык типтагы режимга тотуны тәэмин итәргә;

- санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан, дуңгызчылык продукциясен сатып алмаска;

- биологик калдыкларны утильләштерүне һәм юк итүне үләт базларында гына үткәрергә;

- һәлак булган кабаннарның һәм йорт дуңгызларының үлүе турында, диагностик тикшеренүләр уздыру өчен, ветеринария хезмәтенә үз вакытында хәбәр итәргә.

- урман массивларына барудантыелып торырга.

 

«Азнакай РДВБ " ДБО начальнигы урынбасары В. А. Саттарова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International