Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин район халкын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Кадерле азнакайлылар! Хөрмәтле якташларым! Бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунаклары!

Сезне чын йөрәктән олы бәйрәмнәр – Татарстан Республикасы көне, Азнакай шәһәре һәм Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан тәбрик итәм!  Без табигатьнең кара алтынга бай гүзәл почмагында яшәп, шушында укыган, эшләгән, гаилә корган, балалар үстергән туган җиребезне чиксез яратабыз. Республиканың, районның язмышы нефть сәнәгатеннән аерылгысыз. Шуңа да Нефтьчеләр көне дә һәркайсыбыз өчен олы бәйрәм. 

Район үзенең фидакарь кешеләре белән хаклы горурлана. Яшәгән төбәгебезнең үткәнен хәтерләрдә саклыйбыз, матур гореф-гадәтләрне, йолаларын яңартабыз. Республика җитәкчелегенең олы ярдәме белән районда, шәһәрдә яшәү өчен елдан-ел уңайлы, заманча шартлар тудырыла. Дүрт ел дәвамында Азнакай Россия күләмендә “Иң төзек торак пункты” исемен яулап килә. Нефтьчеләребезнең район үсешенә керткән өлеше әйтеп бетергесез. Җирлегебездә ел саен күпсанлы федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла, социаль өлкә һәм инфраструктура үсешенә 2 миллиард сумнан артык акча тотыла.  Авыл хуҗалыгы районыбыз икътисадында иң югары урынны алып тора. Быел да авылыбыз эшчәннәренең матур күрсәткечләре белән горурланабыз, басуларда рекордлы уңыш алына. 

Хөрмәтле райондашларым! Матур бәйрәмнәребез безне яңадан-яңа игелекле, гүзәл эшләргә рухландырсын. Киләчәктә дә республикабыз тормышында үзебезне сынатмыйк. Уңышларыбызны тагын да арттырып, районны зур үрләргә алып меник!  Барыбызгада эшебездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык, хыял-өметләребезнең чынга ашуын телим. Без – Азнакайдан, без – азнакайлылар дип, горурланып яшик!  Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Сезне чын йөрәктән олы бәйрәмнәр – Татарстан Республикасы көне, Азнакай шәһәре һәм Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан тәбрик итәм!

Без табигатьнең кара алтынга бай гүзәл почмагында яшәп, шушында укыган, эшләгән, гаилә корган, балалар үстергән туган җиребезне чиксез яратабыз. Республиканың, районның язмышы нефть сәнәгатеннән аерылгысыз. Шуңа да Нефтьчеләр көне дә һәркайсыбыз өчен олы бәйрәм.

Район үзенең фидакарь кешеләре белән хаклы горурлана. Яшәгән төбәгебезнең үткәнен хәтерләрдә саклыйбыз, матур гореф-гадәтләрне, йолаларын яңартабыз. Республика җитәкчелегенең олы ярдәме белән районда, шәһәрдә яшәү өчен елдан-ел уңайлы, заманча шартлар тудырыла. Дүрт ел дәвамында Азнакай Россия күләмендә “Иң төзек торак пункты” исемен яулап килә. Нефтьчеләребезнең район үсешенә керткән өлеше әйтеп бетергесез. Җирлегебездә ел саен күпсанлы федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла, социаль өлкә һәм инфраструктура үсешенә 2 миллиард сумнан артык акча тотыла.

Авыл хуҗалыгы районыбыз икътисадында иң югары урынны алып тора. Быел да авылыбыз эшчәннәренең матур күрсәткечләре белән горурланабыз, басуларда рекордлы уңыш алына.

Хөрмәтле райондашларым! Матур бәйрәмнәребез безне яңадан-яңа игелекле, гүзәл эшләргә рухландырсын. Киләчәктә дә республикабыз тормышында үзебезне сынатмыйк. Уңышларыбызны тагын да арттырып, районны зур үрләргә алып меник!

Барыбызгада эшебездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык, хыял-өметләребезнең чынга ашуын телим. Без – Азнакайдан, без – азнакайлылар дип, горурланып яшик!

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Тулырак: http://aznakaevo-rt.ru/news/kotlaular/bairamnarebez-belan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International