Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин район халкын Белем көне белән котлады

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе


1 сентябрь – педагоглар, балалар, әти-әниләр өчен генә түгел,  һәркем өчен бердәй кадерле, күңелгә якын бәйрәм. Чөнки балачакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. Аеруча Белем көнен беренче  сыйныфка буручылар зарыгып көтеп ала. Алар өчен өр-яңа, мавыктыргыч, яңалык һәм ачышларга бай булган дөнья ишекләре ачыла.

Укытучылар, мәгариф системасы хезмәткәрләренә сайлаган һөнәрләренә тугры калып, җиңел булмаган хезмәтләрендә тырыш-түзем булганнары өчен рәхмәт белдерәм. Алга таба да алар үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, укытучыларыбыз яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанам.
Уку елы яңа уңышлар-казанышларга бай булсын! Барчагызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International