Азнакай районында команда-штаб өйрәнүләре узачак

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле Азнакай районы халкы!

2022 елның 22 сентябреннән 23 сентябренә кадәр Азнакай районы идарәләре, оешмалары һәм предприятиеләре катнашында команда-штаб өйрәнүләре уздыру планлаштырыла.

Сезгә әлеге чараларның ел саен үткәрелүе һәм үзләрендә шактый профилактик характерда булуы турында алдан хәбәр итәбез. Төп бурыч: гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, Гражданнар оборонасы хезмәтенең һәм эвакуацияләү органнарының дөрес һәм җайга салынган гамәлләрен тәэмин итү.

Шулай ук 23 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр, эвакуация чараларын үткәрүгә бәйле рәвештә, Ленин һәм Восток сәүдә үзәге янындагы Пушкин урамнарында хәрәкәт өлешчә ябылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International