Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

 

2022 елның 23 ноябрьдән 18 сәгатьтән 24 ноябрендә  18 сәгатькә кадәр

метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү.

 

 

2022 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык, юлларда кар көртлеге, көчле бозлавык, төнлә кар, юеш кар һәм бозлы яңгыр кебек көчле явым-төшем сакланачак.

 

2022 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

 

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Бозлавык  вакытында:

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга кинәт басудан сакланырга  кирәк. Туктарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозга баскан  вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә китәргә. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда  күренеп тора торган махсус жилет кияргә кирәк.

Мөмкин булганда, ерак араларга юлга чыгудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр йөрү өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Бозлавык вакытында транспортның  тормоз юлы шактый арту сәбәпле, транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренеп тора торган махсус жилет жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый,шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.

Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк. Мөмкин кадәр ерак араларга барудан баш тартыгыз..

Явым-төшемнәр вакытында:

 - урамда сак булыгыз, электр үткәргечләрнең һава линияләре бөтенлегенә игътибар итегез;

- үз ишегалларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне ныгытыгыз, аларның җимерелүе кешеләрне имгәтүгә китерергә мөмкин;

- Шәхси йортлар хуҗаларына яңгыр сулары канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызып җибәрүгә әзерләү чараларын күрергә.

 

 

 

Көчле буран вакытында нишләргә?

Бары тик бик кирәк очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз йөрү тыела. Гайлә әгъзаларына яки күршеләргә Сез кая барырга җыенуыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында хәбәр итәргә кирәк. Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыккач аның яныннан күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап,  сигналга өзек-өзек итеп басыгыз, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, ярдәмне автомобиль эчендә көтегез. Шул ук вакытта сөрем исе белән агуланмас, вентиляцияне тәэмин итү өчен, тәрәзәне азрак ачып моторны эшләтеп калдыру да  мөмкин.  Әгәр дә сез, җәяү, торак пукттан читкә китеп  адашсагыз, ориентация югалтсагыз, беренче туры килгән йортка керегез, урыныгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Көчегез бетсә, яшеренер урын табыгыз һәм  шунда калыгыз. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә керүдән сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт бүлмәләреннән урлашу очраклары кискен арта.

Көчле бураннан соң ничек хәрәкәт итәргә?

Әгәр  сез  бинада кар көртләре барлыкка килү сәбәпле бикләнеп калсагыз, сак кына, паникага бирелмичә,  үзлектән кар көртләре астыннан чыгу  мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз (булган инструментларны һәм кул астындагы чараларны кулланып). ГО һәм ЧС эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар көртләренең нинди булуы  һәм аларның мөстәкыйль тикшерү мөмкинлекләре турында хәбәр итегез. Кар көртләрен мөстәкыйль рәвештә бетереп булсмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляцион приемникны (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылык саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез.

Машина йөртүчеләргә

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга планлаштыручыларга, үз автомобиленең техник торышына аеруча игътибар итәргә кирәк. Сәфәргә чыгу вакытына карап, якындагы тәүлекләрдә һава торышы фаразы белән танышыгыз. Елның салкын вакытында, юлга чыгу алдыннан, автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан ук кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумулятор ничек эшләвен тикшерегез, ягулык белән запасланыгыз, яхшы антифриз салыгыз. Таныш булмаган автозправкаларда ягулык салмау хәерлерәк, чөнки аларда сыйфатсыз ягулык булырга мөмкин. Җылы әйберләрне һәм ризыкларны  алдан ук әзерләп куярга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.

Насос, буксирлау өчен трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез.

Чыгар алдыннан насос, буксирлау өчен трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. "Тәмәке кабызу" җайланмасы өчен проводлар комплекты да алырга киңәш ителә. Әгәр финанс ягынан мөмкинлегегез булса, компакт литий батареясы нигезендә пуск-заряд җайланмасы алырга була.

Авария комплекты

Авария комплектында кәрәзле телефонга һәм запас аккумуляторга зарядка җайланмасы, җылы кием-салым һәм одеял, алгы пыяладан кар һәм бозны алып ташлау щеткасы, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм батарея комплекты, аптечка, азык-төлек һәм эчемлек, балта һәм җыелма пычкы, «коры ягулык» упаковкасы, зажигалка, мини-мич һәм котелок булырга тиеш.

Бару  маршрутын һәм якынча килеп җитү вкытыгызны хәбәр итегез.

Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрутны һәм кире кайтуның якынча вакытын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла-каза булса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк - бу коткару бүлекчәләренең реакциясен тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә урынның кайда булуын, урынның үзенчәлекле билгеләрен, автомашинада кеше санын, ничә яшьтә икәнен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнлеген күрсәтергә, үзләренең һәм якыннарының контакт телефоннарын һичшиксез хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләүгә чаралар күрү мөһим.

Әгәр трассада машинагыз ватылса

Автомобиль алдында һәм аның артында кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм  сөрем газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга кирәк.  Сөрем газы кабина һәм салонның ачык тәрәзәләреннән кермәсен өчен,  машинаны озак тукталышка яки төн кунарга җилгә каршы куярга кирәк. Шулай ук, үз куркынычсызлыгыгыз өчен, вакыт-вакыт җил юнәлешен тикшерергә кирәк. Шуңа да карамастан, газ чыгару торбасының бозлавык белән капланмавын һәм аны кар белән томаламавын күзәтергә кирәк. Әгәр автомобиль ватылса, паникага бирелмәгез,  ашыгыч оператив хезмәтенең "101" бердәм номерын җыегыз, үз проблемагыз турында  һәм үз координатларыгызны хәбәр итегез. Җылылык саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез. Утын запасын булдырырга тырышыгыз, ул булмаганда, янучан материалларны яндырырга була, алар гадәттә  шактый күп була.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International