Азнакай теннисчылары республика спартакиадасында җиңү яулады

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы зачетына өстәл теннисы буенча ярышларның финал уеннары тәмамланды.

Азнакай командасы биредә дә аңа тиңнәр булмавын һәм беренче урынга лаек булуын янә исбатлады. Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Рафис Миңнеханов, район Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге белгече Данил Шәвәлиев, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының баш белгече Ирина Лаврова составындагы Команда Казан, Әлмәт, Яр Чаллы командаларын җиңде.

Спартакиада зачетында безнең район вәкилләренә әле йөзү, бадминтон, бильярд, шахмат һәм җиңел атлетика буенча көч сыналырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International