2022 елның 1 июненнән Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмә

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 1 июнендәге 973 номерлы карары нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 15 279 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәрүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2022 елның 06 июнендәге 01-02/6811-03-15/3803 номерлы хат юлланды, анда 2022 елның 1 июненнән дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена кимендә 15 279 сум күләмендә билгеләнү турында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен минималь хезмәт хакы күләме 2021 елның 24 декабрендәге Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты (алга таба - Килешү) арасында булган килешүдә аена 16 700 сумнан да ким булмаган хезмәт хакы каралган.

Өстәмә рәвештә хәбәр ителгәнчә, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен түләү буенча дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр (Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы өчен аена 16 700 сумнан да ким булмаган килешү нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен 2022 елның 01 июненнән   - аена 15 279 сумнан да ким булмаган күләмдә) Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылалар.

 

Хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк алу мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен «кайнар линия» телефоннары номерлары:

7-57-90 - Татарстан Республикасынын хезмәт, халыкны эш белән тәэмин иту һәм социаль яклау министрлыгы «Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин иту узәге» дәуләт казна учреждениясе,

7-37-22 - Азнакай муниципаль районның башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International