Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

2023 елның 24 марты, җомга

24 мартта  ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уткэрелэ.

         Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртә, туберкулез – кеше һәм хайваннарның иң борынгы инфекциясе. Туберкулез авыруы еш кына үпкәләргә зыян сала һәм кешенең иммунитетын боза.

         Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, дөньяда 10 миллионга якын кеше туберкулез белән җәфа чигә, ә елына аннан 1,2 миллионнан артык кеше үлә.

         Туберкулез инфекциясе чыганагы белән аралашу балалар өчен, йөкле хатын-кызлар һәм түбән иммунитетлы затлар өчен аеруча куркыныч.

         Россия Федерациясендә соңгы 10 ел дәвамында туберкулез белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. 2020 ел күрсәткечләре буенча авыруның 47063 яңа очрагы теркәлгән, авырулар саны күрсәткече 100 меңкешегә 32,07 тәшкилиткән. 2010 ел белән чагыштырганда авырулар саны 2,4 тапкыргакимегән. 0 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар арасында авыру күрсәтелгән чорда беренче тапкыр ачыкланган туберкулез белән авыручылар саны 2,6 тапкырга кимегән. 2020 елда теркәлгән авыруларның гомумисаныннан туберкулез белән беренче тапкырачыкланган 2178 очрак 17 яшькә кадәрге балаларда ачыкланган, авырулар күрсәткече 100 меңяшьтөркеменә 7,19 тәшкил иткән.

         Авырулар саны кимүгә карамастан, туберкулез үзебезнең сәламәтлекне саклау өчен җитди проблема булып кала бирә.

         Туберкулезның таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән төп чаралар булып балаларны иммунизацияләү, авыруларны һәм инфекцияле затларны иртә ачыклау һәм дәвалау, туберкулез инфекциясы учакларында эпидемиягә каршы чаралар үткәрү тора.

         Туберкулезны һәркемйоктыра ала. Авыруның башлангыч стадияләрендә клиник күренешләр юк диярлек, бу медицина ярдәме артыннан авыручыларның соң мөрәҗәгать итүенә китерә - ютәл, температура күтәрелү, ару - талу, авырлыкның кимүе һ.б. Мондый авырулар инде туберкулез инфекциясының куркыныч чыганагы булып тора, бу алар белән яшәү урыны буенча яки коллективта контакта торучы затларның инфекция йоктыруына китерә.

         Моннан тыш, туберкулез белән авыручылар соң ачыклаган очракта,озак дәвалануга кайбер очракларда хирургик дәвалауга мохтаҗ. Кайбер очракларда ачыкланган авырулар үлем белән тәмамлана.

         Авыруны иртә ачыклау максатыннан  безнең илдә халыкны туберкулезга каршы профилактик тикшерүләрү ткәрелә. Өлкән яшьтәге халык өчен үпкәләрне елына бер – ике тапкырдан да ким булмаган флюорографик тикшерү каралган (һөнәренә, сәламәтлегенә һәм төрле риск төркемнәренә бәйле рәвештә), ә 12 айлык яшеннән башлап балалар өчен - ел саен иммунологик тикшеренүләр (Манту пробасы, Диасконтест) каралган. Туберкулезны йогу куркынычы югары булганда, флюорографик тикшерү ешрак була.

         Туберкулезга каршы үзенчәлекле иммунитет туберкулезга каршы ясалган вакциналар (БЦЖ һәм БЦЖ-М) ярдәмендә барлыкка килә. Яңа туган сабыйны гомеренең беренче көннәрендә бала табу йортында прививка ясаталар, бу 5-7 яшьлек иммунитетны тәэмин итә. Туберкулезга каршы кабат прививканы 7 яшьтә Манту тискәре пробасы булганда үткәрәләр. Иммунизация кече яшьтәге балаларда туберкулез менингитларының үсешен кисәтә, балаларны туберкулезның авыр формаларыннан саклап кала һәм аның үсү куркынычын киметә.

         Туберкулезның таралуына каршы тору өчен җәмгыятьтә һәр кешенең аңлавы һәм җаваплылыгы мөһим.

         Сәламәтлекне саклагыз һәм бу инфекциягә каршы көрәшкә үз өлешегезне кертегез, туберкулезга профилактик тикшерүләрне вакытында узыгыз.

 

Азнакай районының гигиена һәм эпидемиология үзәгенең бүлеге

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International