25 мартта район-шәһәр Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Нәүрүз»бәйрәм чарасы узды. Бу бәйрәм җирнең чәчәк атуын, яңартылуын, уянуын яки Иран календаре буенча Яңа елны символлаштыра. Ышанулар буенча, ул никадәр күңеллерәк һәм шатлыклырак булса, табигать шулкадәр кешеләргә карата юмартрак булачак.