Азнакай ТОСы 2022 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсында җиңүче булды

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

ТР Муниципаль берәмлекләр советында 2022 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына йомгак ясалды. 

            ТОС конкурсы 2015 елдан бирле үткәрелә һәм ике этапта - муниципаль һәм республика этапларында уза. Ул җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча үз инициативаларын гамәлгә ашыруда территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлегенең, халыкның эшлекле һәм социаль активлыгының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

            Азнакай районы буенча конкурсның республика этабына бирелгән 3 гаризаның 2се призер булды. Җиңүебез белән котлыйбыз һәм намуслы хезмәтебез өчен рәхмәт белдерәбез. Гомуми суммасы 1 200 000 сум.

            Беренче урынны һәм 1 000 000 сумлык грантны Азнакай шәһәренең 6 нчы номерлы ТОСы – Рәхмәтуллина Рәсимә Зәки кызы алды. Икенче урынны һәм 200 000 сумлык грантны no 2 тос ала.Актүбә-Садыйкова Бирлиант Алмас Кызы.

            Халык белән эшләү, шәһәр халкының уңай кире элемтәсе, үткәрелә торган җыелышларның саны һәм сыйфаты, сәламәт яшәү рәвешен саклау өлкәсендә эш, мәдәни-массакүләм чаралар, социаль якланмаган категория гражданнарга ярдәм итү, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү, җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендәге эшчәнлек бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International