Бүген хакимиятнең утырышлар залында Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы, район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Көн тәртибендәге беренче пунктта депутатлар Контроль-хисап палатасы рәисе Наталья Сәлимәнең 2022 ел эшчәнлеге турындагы хисабын тыңладылар.
Азнакай муниципаль районы һәм Азнакай шәһәре бюджетларының үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова хәбәр итте. Иҗтимагый совет эшчәнлеге белән «Маяк» район газетасының баш мөхәррире, Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Фәрхәт Шәйхулов таныштырды.
Азнакай муниципаль районы һәм Азнакай шәһәре бюджетларының үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова хәбәр итте.Иҗтимагый совет эшчәнлеге белән «Маяк» район газетасының баш мөхәррире, Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Фәрхәт Шәйхулов таныштырды.