Дублер көне

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Район администрациясендә җыелган төрле предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре һәм аларны көн дәвамында «алмаштырачак» мәктәп укучылары бер-берсе белән таныштылар, булачак эш көненә эш планын расладылар.

– Бүген биредә җыелган укучылар, активистлар – белгечләр, киләчәктә безне алыштырачак җитәкчеләр, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин очрашуны ачып. - Без беләбез, укучыларыбыз бу көнне ел дәвамында көтәләр, аңа җентекләп әзерләнәләр. Без аларның районның иҗтимагый тормышы, аның үсеше белән кызыксынуларын бик хуплыйбыз һәм аларның хыяллары чынга ашуын, үзләре сайлаган кызыклы, файдалы, ихтыяҗлы һөнәрләр алуларын телибез!

Очрашуда балалар хәрәкәте активистлары госпитальләрдә дәваланучы солдатларга ярдәм оештыру буенча акция үткәрде. Һәр җитәкче уртак игелекле эшкә үз өлешен кертергә ашыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International